2026 елның 14 мартында М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2026 театр конкурсы һәм премиясе Комиссиясе утырышы узды, эш йомгаклары буенча номинантлар билгеләнде.
«Дебют» номинациясе:
· Азат Замалетдинов – А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрының «Дон Кихот» спектаклендәге Санчо Панса роле өчен;
· Илназ Гаффанов – Ә. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының «Алтын алка» спектаклендәге Минлебай роле өчен;
· Алина Мөхлисова – Ә. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының «Алтын алка» спектаклендәге Мәръям роле өчен;
· Заринә Сафина – К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Кечкенә Мирза» спектаклендәге Кечкенә Мирза роле өчен;
· Сергей Лушкин – Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Степанчиково авылы һәм аның яшәүчеләре» спектаклендәге Серёжа роле өчен.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе:
· Илнур Закиров – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектаклендәге Заим роле өчен;
· Ирек Гайнетдинов – Буа дәүләт драма театрының «Каюм Беренче» спектаклендәге Вәли, Фатих, Гаяз ролләре өчен;
· Рамил Вәфин – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Тынлык» спектаклендәге Юлдаш N роле өчен;
· Алсу Шакирова – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Тынлык» спектаклендәге Шукрона Маликовна роле өчен;
· Алмаз Хөсәенов – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Көз» спектаклендәге Автор, Энекәш, Зариф, Полковник ролләре өчен;
· Фәил Сафиуллин – Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Курку» спектаклендәге Милиция капитаны Хәбибуллин роле өчен.
«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясе:
· Егор Митрофанов – Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Я родился. Защитник» спектаклендәге Солдат (сөйләүче), Дружинник, Рыжий, Воевода, Капитан, Командир ролләре өчен;
· Наталья Егорова, Гүзәл Гаязетдинова – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Кар бөкөсе» спектаклендәге Кар бөкөсе роле өчен;
· Ирина Гайнуллина, Алсу Хәйсарова – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Кар бөкөсе» спектаклендәге Герда роле өчен;
· Әлбинә Шагалиева – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Су анасы» спектаклендәге Су анасы роле өчен.
«Иң яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле» номинациясе:
· Алина Мөдәрисова – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектаклендәге Сибель роле өчен;
· Эльза Сөнгәтуллина – А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрының «Өч сеңел» спектаклендәге Наталья Ивановна роле өчен;
· Зөһрә Мөхәммәтгалиева – Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының «Яшен» спектаклендәге Кабанова роле өчен;
· Фирәя Әкбәрова – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Аналар улларын көтәләр» спектаклендәге Хафәсә роле өчен;
· Дарья Бакшеева – Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Степанчиково авылы һәм аның яшәүчеләре» спектаклендәге Татьяна роле өчен;
· Ләйсән Рәхимова – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Башмагым» спектаклендәге Җиһан роле өчен.
«Иң яхшы икенче пландагы ир-ат роле» номинациясе:
· Алмаз Сабирҗанов – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «К.Ү.Р.Кә» спектаклендәге Васил Васимович роле өчен;
· Рөстәм Гайзуллин – К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ал яулыклы язмышым» спектаклендәге Бәйтимер роле өчен;
· Хәфиз Хаматуллин – С. Әмитбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Үчле кешеләр» спектаклендәге Фәслах роле өчен;
· Раушан Асатов – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Көз» спектаклендәге Хәлил, Паша ролләре өчен;
· Марсель Мусавиров – Ә. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының «Алтын алка» спектаклендәге Петлюк роле өчен.
«Иң яхшы музыкаль спектакльдәге роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)» номинациясе:
· Аманда Гомес – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Одетта-Одиллия роле өчен;
· Михаил Тимаев – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Принц Зигфрид роле өчен;
· Олег Ивенко – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Бенно роле өчен;
· Вагнер Карвальо – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Аккош күле» спектаклендәге Ротбарт роле өчен.
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе:
· Ләйсән Гатауллина – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектаклендәге Фүсүн роле өчен;
· Виктория Лапчук – А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрының «Өч сеңел» спектаклендәге Маша роле өчен;
· Әлбинә Гайзуллина – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Тынлык» спектаклендәге Гөләндәм роле өчен;
· Эльвира Асатова – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Көз» спектаклендәге Нәфисә роле өчен;
· Гүзәл Шамарданова – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Галия» (новелла «Зина») спектаклендәге Зина роле өчен;
· Миләүшә Имамова – Әяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының «Җомга көн, кич белән...» спектаклендәге Бибинур роле өчен.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе:
· Ришат Әхмәдуллин – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектаклендәге Кәмаль роле өчен;
· Эмиль Талипов – «Тере шәһәр» заманча сәнгатьне үстерү фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «Кеше язмышы» спектаклендәге Андрей Соколов роле өчен;
· Юрий Павлов – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Борһан йорты» спектаклендәге Борһан (Баязит) роле өчен;
· Динар Хөснетдинов – Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Курку» спектаклендәге Илдар роле өчен;
· Илфир Солтанов – Буа дәүләт драма театрының «Каюм Беренче» спектаклендәге Каюм (Насыйри, Габделкадыйр) роле өчен;
· Искәндәр Хәйруллин – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сөяркә» спектаклендәге Хәбир роле өчен;
· Роман Ерыгин – Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Степанчиково авылы һәм аның яшәүчеләре» спектаклендәге Фома Фомич Опискин роле өчен.
«Актерлар ансамбле өчен» номинациясе:
· «Тере шәһәр» заманча сәнгатьне үстерү фондының (MON театр мәйданчыгы) «Затворник и Шестипалый» спектакле;
· Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Борһан йорты» спектакле;
· Түбән Кама яшь тамашачы театрының «Чехов. Репетиция» спектакле;
· Әлмәт урам театры «Җиңел канатлар»ның «Маяк» спектакле;
· Буа дәүләт драма театрының «Капитан кызы» спектакле.
«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясе:
· «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Кар бөкөсе» спектакле;
· «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Марья Моревна» спектакле;
· Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Чыпчык баласы» спектакле;
· К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Кечкенә Мирза» спектакле;
· С. Әмитбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Сак-Сок» спектакле;
· Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шүрәлене көтмәдегезме?!» спектакле.
«Иң яхшы кече формадагы спектакль» номинациясе:
· «Тере шәһәр» заманча сәнгатьне үстерү фондының (MON театр мәйданчыгы) «Затворник и Шестипалый» спектакле;
· «Тере шәһәр» заманча сәнгатьне үстерү фондының (Демидов утары) «Кеше язмышы» спектакле;
· Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «К.Ү.Р.Кә» спектакле;
· Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Өзелгән көй» спектакле;
· Булактагы Яшьләр театрының «Көл» спектакле.
«Иң яхшы зур формадагы спектакль» номинациясе:
· Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Степанчиково авылы һәм аның яшәүчеләре» спектакле;
· Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Көз» спектакле;
· Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Курку» спектакле;
· Ә. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма
«Эксперимент» номинациясе:
· С. Әмитбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Бурын. Йокы» («Нос. Сон») спектакле;
· Түбән Кама яшь тамашачы театрының «Чехов. Репетиция» спектакле;
· Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Итальян» («Кьоджинские перепалки») спектакле;
· «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Бакый» хор картиналары.
Премия театр эшлеклеләренә театр сәнгатендәге күренекле казанышлары өчен тапшырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2026 еллык театр конкурсы һәм премиясе җиңүчеләре Бөтендөнья театр көнендә, 2026 елның 27 мартында, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узачак тантаналы бүләкләү церемониясендә игълан ителәчәк.