Татарстан композиторлары музыкасы Испаниядә яңгыраячак

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Барселонада беренче буларак «Татар музыкасы җәүһәрләре» циклыннан симфоник концерт узды.

«Татар музыкасы җәүһәрләре» – тиңдәше булмаган проект. Ул Татарстанның музыкаль мәдәниятен Россиядә һәм чит илләрдә танытуга, шулай ук аның халыкара дәрәҗәгә чыгуына  юл ача.  Проект 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге тарафыннан гамәлгә куелды.  Шушы проект нигезендә Татарстанның симфоник музыкасы Берлинда (Концертхаус), Лейпцигта (Гевандхаус), Стокгольмда (Патша Сараеның Тәхет залында), Иерусалимда (Генри Краун), Римда (Sala Palazzo della Cancelleria), Флоренциядә (Санто-Стефано-Аль-Понте Веккьо чиркәве аудиториясендә) яңгырады инде.

Бу юлы татар музыкасы Auditori de Barcelona концерт залында яңгыраячак. Бөтен дөньяда исеме мәшһүр дирижер Герассим Воронков җитәкчелегендәге ORQUESTRA SIMFÒNICA DEL VALLÉS Татарстан композиторлары – Фәрит Яруллин, Рәшит Кәлимуллин яшь композитор Юлия Бек әсәрләрен башкарачак. Концертта  пианист, халыкара конкурслар  лауреаты Федор Әмиров та катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International