10 декабрьдә Чистай шәһәренең музей берләшмәсенең Б. Пастернак мемориаль музеенда «Вакытка тоткынлыкка төшкән мәңгелек әсире» («Вечности заложник у времени в плену…») күргәзмәсе ачыла. Ул рус әдәбияты тарихындагы ике вакыйгага – Борис Пастернакка Нобель премиясе тапшыруга 55 ел һәм язучының гаиләсенә медаль һәм диплом тапшыруга 25 ел тулуга багышлана.
Күргәзмәдә Борис Леонидович Пастернакның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнә. Тамашачыга шагыйрьнең балалык һәм үсмерлек еллары, ХХ гасырның 20-30 һәм 50 елларындагы тормышыннан вакыйгалар бүлекләре, «Доктор Живаго» романы язылу тарихы тәкъдим ителә. Шушы олы хезмәтен тәмамлагач, язучыны Советлар илендә эзәрлекләүләр башлана: аны Язучылар берлегеннән чыгаралар, хезмәттәшләре аннан баш тарта, нәшриятлар әсәрләрен бастырмый.
Экспозициядә Борис Пастернакның үзе исән чакта басылып чыккан әсәрләре, аның кулъязмалары, фотосурәтләре, Чистайда эвакуациядә булган язучыларның сугыш чорында Чистай рәссамы И. Нестеров ясаган график портретлары куелган.
Әлеге күргәзмә киләчәктә даими экспозиция буларак файдаланылачак.