Тарих паркы Татарстан тарихына багышланган гаилә ял көннәре программасын тәкъдим итте

2026 елның 17 марты, сишәмбе

20–22 март көннәрендә «Россия – Минем тарихым» тарих паркы бөтен гаилә өчен тарту үзәгенә әвереләчәк. Парк Рамазан ае тәмамлану уңаеннан кунаклар өчен бай программа әзерләде, ул аларга туган якның күпгасырлык тарихына интерактив форматта чумарга мөмкинлек бирәчәк. Бу көннәрдә килүчеләрне Татарстан үсешенең төп чорларына: Идел буе Болгарыннан алып Казан ханлыгы һәм Россия империясе чорына кадәр багышланган экскурсияләр һәм квестлар көтә.

Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Көн саен 12:00 сәгатьтә «Идел буе Болгарының һәм Казан ханлыгының серле маҗаралары» дигән экскерсия уздырылачак. Ул Көнчыгыш Аурупаның иң эре сәүдә үзәкләреннән саналган Идел буе Болгарына багышлана. X гасырда ук болгар шәһәрләре аша Көнчыгыш илләрен, Русь һәм Аурупаны тоташтыручы сәүдә юллары узган. 922 елда монда төбәкнең рухи тарихын билгеләгән вакыйга – исламны рәсми кабул иту була. Экскурсия барышында кунаклар урта гасыр Болгар шәһәре ничек булганын, аны ни өчен «мөселман дөньясының төньяк башкаласы» дип атауларын һәм Казан ханлыгы Идел буе тарихында нинди роль уйнавын беләчәк.

13:00 сәгатьтә балалы гаиләләр «Татарстан. Үткәнгә сәяхәт» интерактив квестында катнаша ала. Анда катнашучыларга үткән заманның танылган хакимнәре һәм вакыйгалары белән бәйле табышмакларны чишәргә, мультимедиа экспозицияләрендә эзләрне табарга һәм үзләренең «Татарстан тарихы картасын» төзергә кирәк булачак.

Программа 14:00 сәгатьтә башланучы «Казан патшалыгыннан Казан губернасына сәяхәт» дигән экскурсия белән тәмамлана. Килүчеләр XVI гасырдан соң Казан тормышының ничек үзгәрүе, шәһәрнең ни рәвешле сәүдә һәм мәгарифнең иң эре үзәкләренең берсенә әверелүе һәм аның Россия империясенең мәдәни тормышын үстерүдә нинди роль уйнавы турында беләчәк.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, гаилә тарихи ял көннәре Рамазан ае тәмамлануга багышланган һәм татар тарихын һәм төбәкнең мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

· Вакыты: 20–22 март
· Урыны: «Россия – Минем тарихым» тарих паркы
· Адрес: Казан, Ырынбур тракты
· Язылу: +7 962 571 3027

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International