Татарстан Республикасының фольклор музыкасы ансамбле Судан Республикасына китә

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Судан Республикасының Мәдәният һәм мәгълүмат  министрлыгы чакыруы буенча,  Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле Судан Республикасына китә. 13–15 декабрьдә ансамбль  Порт-Судан шәһәрендә чыгыш ясаячак, 16 декабрьдә - Хартум шәһәрендә Россия-Судан сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хөкүматара катнаш утырышы ачылышында катнашачак, ә 17-18 декабрьдә Хартум һәм Омдурман шәһәрләрендә концертлар бирәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International