Бүген «Күрү сәләтен югалтулары сәбәпле инвалидлык бирелгән кешеләрнең белем алуы проблемалары һәм перспективалары» дигән республика конференциясе ачылды

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

11 декабрьдә 10 сәгатьтә НУ КСРК ВОС «Күрү сәләтен югалтулары сәбәпле инвалидлык алган кешеләрнең белем алуы проблемалары һәм  перспективалары» дигән  республика конференциясе ачылды.

Конференция Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләргә белем бирү, социаль реабилитация һәм һөнәри әзерләү республика үзәгенең 20 еллыгына багышланган.

Конференциядә катнашучылар күзләре күрмәүчеләрнең мәктәпкәчә, мәктәп һәм югары белем алу өлкәсендәге теоретик һәм гамәли мәсьләләре буенча фикер алышачаклар.    

Мәгълүмат өчен: 890 33 438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International