Уралда ел саен Чиләбе һәм Свердловск хөкүмәтләре ярдәме белән уздырыла торган XI «Снежность» балалар хәйрия фестивале тәмамланды.
Уралның нәни тамашачыларыннан соң «Снежность-2013» спектакльләрен Татарстанның 2500 малай һәм кызы карый алачак: 13 декабрьдә фестиваль Әлмәттә ачылачак. 13 һәм 14 декабрьдә Мәскәүнең өлкә яшь тамашачы театры «Щелкунчик» спектаклен, ә 15 декабрьдә Казанның яшь тамашачы театры Ә.Гаделнең «Бал корты Нечкәбил» мюзиклын күрсәтәчәк.
Абдулла Алиш әсәре буенча эшләнгән пьеса сәхнәдә күңелле музыкаль әкияткә – нәни тамашачылар өчен чып-чын бәйрәмгә әйләнәчәк. Эшчән һәм ярдәмгә килергә һәрчак әзер торган бал корты, аның дуслары һәм хәйләкәр урман җәнлекләре турындагы тылсымлы вакыйгалар балаларга ихлас дуслык, гаделлек, үзара ярдәмләшү, әйләнә-тирәбездәге һәр нәрсәне ничек яратырга кирәклеген бәян итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте