«Әкият» курчак театры XV халыкара «Бурса-Карагёз» курчак һәм шәүлә театрлары фестивалендә катнашты.
Артистлар Гадел Хәировның «Өч кыз» спектаклен күрсәтте.
Бу юлы Бурсага Испания, Россия, Молдавия, Иран, Греция, Болгариядән вәкилләр килде.
Һәр коллективның чыгышы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Режиссер-сәхнәгә куючы Людмила Дьяченко әйткәнчә, безнең артистларның уены фестивалне оештыручыларга да, тамашачыларга да бик ошаган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте