«Мир» кинотеатрында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кино – һәркемгә» социаль акциясе узды

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә «Мир» кинотеатрында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кино – һәркемгә» социаль акциясенә йомгак ясалды.  

Инвалидлар декадасында  акция кысаларында күзләре күрмәүчеләр өчен тифлокомментарийлы һәм ишетмәүчеләр өчен субтитрлы коммерциячел булмаган  фильмнар күрсәтеләчәк.  

Казанда беренче буларак кинотеатрда кинотамашачылар өчен  Николай Лебедевның «Легенда №17» һәм  Павел Пархоменконың  «Гагарин. Первый полет» фильмнары күрсәтелде.

4 көнлек акция дәвамында «Мир»  кинотеатрында  физик мөмкинлеге чикләнгән 250дән артык кеше фильмнар карады.  

Фильмнарны «Сизгер йөрәкләр» хәйрия фонды һәм  ВОС мәдәни-спорт һәм тернәкләндерү  комплексы  (Мәскәү) биргән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International