Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы концертларга чакыра

2026 елның 6 марты, җомга

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында айлык концертлар. Концертларга «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы буенча барып була.

7 март «Нескучный хор»: «Cherchez la femme»
Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Таминдарова идарәсендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Камера хоры концерты.

Башлануы сәгать 17.00дә

8 март «Киноюбиляры»: «Есть только миг. Александру Зацепину - 100!»
Александр Зацепин – 120дән артык фильмга һәм мультфильмга җырлар һәм көйләр язган кино музыкасы гение. Аның музыкаль хәзинәсендә хитлар санын санап бетереп булмый. Ә иң мөһиме, бу җырлар бар заманнарга, алар искерми, аларны тыңлыйлар, җырлыйлар, алар астында үз тормышларының иң яхшы минутларын кичерәләр. Бу – музыкасы белән дә, текстлары белән дә чын-чынлап кечкенә шедеврлар.
Солистлар: Илгиз Мөхетдинов, Арина Шәрипҗанова, Айрат Ганиев, Айсылу Нуруллина һәм башкалар

Башлануы сәгать 17.00дә

15 март «Кыллар тылсымы»: «Мозаффаров. Шәрәфиев»
ТР Дәүләт струналы квартетының язынгы абонемент концерты Татарстан композиторлары музыкасына багышлана. Бу көнне Мансур Мозаффаров һәм Әнвәр Шәрәфиевнең струналы квартетлары яңгыраячак. Концерт квартетлар һәм камералы программалар үткәрү өчен идеаль булган матур Камера залыбызда узачак.

Башлануы сәгать 15.00тә

20 март  «Шопен. Лист. Фортепиано шедеврлары»
Абонементның бу концертында яшь Казан пианистлары башкаруында Фридерик Шопенның прелюдияләре, мазуркалары, полонезалары, ноктюрннары һәм балладалары, шулай ук Ференц Листның фортепиано әсәрләре яңгыраячак. Фортепиано музыкасы шедеврлары концерты Ксения Ионина башкаруында ком анимациясе рәсемнәре белән үрелеп барылачак.

Башлануы сәгать 18.30да

22 март «Музыкаль планетарий»: Электромузыкаль галактика
Сәгать 11.00дә һәм 13.00тә яшь музыка сөючеләр өчен күңел ачу-белем бирү шоу-программасы. Балалар белән бергә академик музыка дөньясына, бу гаҗәеп һәм мавыктыргыч Галәмгә чумабыз. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар өчен популяр абонемент.

22 март «Премьер» вокаль төркеме сезне күренекле совет композиторы Арно Бабаҗанянның тууына 105 ел тулуга багышланган концертка чакыра. Татарстан Республикасының халык артисты Анна Гулишамбарова идарәсендәге И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестрына кушылып, бөек композиторның иң яхшы җырлары, шулай ук Александра Пахмутова, Эдуард Артемьев һәм башкаларның әсәрләре башкарылачак.

Башлануы сәгать 17.00дә

С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ рәсми сайты – gbkz-rt.ru
ДЗКЗ Telegramда: t.me/gbkz_saydash
ДЗКЗ ВКонтактта: vk.com/kazangbkz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International