Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстанның 2026 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен төзеде. Басма ике бүлектән тора. Беренчесендә татар һәм рус телләрендә 2026 елның юбилей даталарының һәм вакыйгаларының хронологик исемлеге китерелә. Юбилей даталары итеп түбәндәгеләр санала: оешмалар өчен – 25, 50, 70, 75, 100 һәм аннан соң һәр 25 ел саен; шәхесләр өчен – 50, 60, 70, 75, 80 һәм аннан соң һәр 10 ел саен.
Басма республика тарихындагы, аның сәяси, икътисади, фәнни һәм мәдәни тормышындагы иң мөһим истәлекле даталарны, шулай ук Татарстанның күренекле язучылары, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшмәкәрләренең юбилей даталарын чагылдыра.
Революциягә кадәрге тарихка караган фактлар яңа календарь стиле буенча билгеләнә.
Озак вакытлы вакыйгаларга (бер ай яки аннан да күбрәк дәвам иткән) багышланган даталар төп даталар исемлегеннән соң, ай ахырында китерелә. Төгәл даталары билгеләнмәгән вакыйгалар бүлек ахырында күрсәтелә.
Календарь кереш сүз, белешмәлекләр исемлеге, шәхесләр күрсәткече һәм учреждениеләр, оешмалар, вакыйгалар, басмалар һәм әсәрләр исемнәре күрсәткече белән тәэмин ителгән.
Календарь ел саен чыгарыла, китапханә, музей хезмәткәрләренә, массакүләм мәгълүмат чараларына, укытучыларга адресланган. Басма белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залларында танышырга мөмкин.