Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры районнар буенча үзенең гастрольләрен дәвам итә. Театр артистлары Байлар Сабасы, Кайбыч, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында спектакльләр уйнадылар. 16 декабрьдә кариевлыларны Буа Мәдәният йортында, 17 сендә исә Чүпрәле Мәдәният йортында күрергә мөмкин булачак.
Кариевлылар тамашачыларына Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” һәм Рафис Корбанның “Бүре һәм Кәҗә” спектакльләрен күрсәтәчәк.
Спектакльләр район үзәкләрендәге Мәдәният йортларында була.
Г. Кариев театрының матбугат хезмәте (Лилия, 900 32 22 047)