Төмәндә Мацуев икенче мәртәбә фестиваль уздыра. Фестиваль зур уңыш белән уза: билетлар санаулы көннәр эчендә сатылып бетә.
Дөньякүләм танылган пианист төмән тамашачысына күренекле артистларны тәкъдим итә. Быел фестивальдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры да катнашты.
Төмәннән соң оркестр Мәскәүгә юл тотачак. Анда ике концерт планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте