VII Бөтенроссия «Федерация» милли театрлар фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм көзен Чечен Республикасы башкаласы Россиянең күптелле театр гаиләсен яңадан кабул итәчәк: 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Грозныйда VII Бөтенроссия «Федерация» милли театрлар фестивале узачак.

Төп афишага фестивальнең эксперт советы сайлап алган 11 спектакль керәчәк. Рус телен Мәскәү Губерна театры «Хәзинә утравы» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Гаризалар 29 апрельгә кадәр federation-fest@stdrf.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Фестиваль һәм катнашу шартлары турында тулырак – Россия Театр эшлеклеләре берлеге сайтында.

Бөтенроссия «Федерация» милли театрлар фестивале ел саен Россия Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Чечен Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Чарада милли телләрдә куелган драма театрлары (категория «6+») спектакльләре катнаша. Күзәтү сайланган спектакльләр арасында конкурс урыннарын бүлүсез үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International