Прокатка «Малыш» хәрби драмасы чыга

2026 елның 20 феврале, җомга

26 февральдә прокатка «Малыш» хәрби драмасы чыга — бу музыкаль карьера турында хыялланган, әмма Мариуполь камалышыннан әнисен коткару өчен фронтка үз теләге белән киткән рэпер егет турында хикәя.

Фильм махсус хәрби операция шартларында характерның ничек чыныгуын һәм тавышның – турыдан-туры һәм метафорик мәгънәдә – ничек барлыкка килүен күрсәтә.

Төп герой ролен танылган актер Глеб Калюжный уйнады, ул төшерүләрдән соң шунда ук Россия армиясе сафларында хезмәт итәргә китте. Картинаның режиссеры – махсус хәрби операция темасына беренче нәфис фильм «20/22» не төшергән Андрей Симонов.

Фильм Кино Фонды, Беренче канал һәм «Юг.Кино» контент-студиясе ярдәме белән төшерелде. Төшерүләр Донецкта, Мариупольдә һәм Кырымда «Юг.Кино» контент-студиясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International