Татарстан музыкантлары Сочидагы Кышкы халыкара сәнгать фестивалендә республиканы тәкъдим итәчәк

2026 елның 20 феврале, җомга

24 нән 28 февральгә кадәр Сочида XIX Кышкы халыкара сәнгать фестиваленең Халыкара музыка академиясе Халык уен кораллары мәгариф департаменты кысаларында Россия халыкларының Бөтенроссия яшьләр оркестры сессиясе узачак.

Яр Чаллы филармониясенең Милли уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры Ирек Фәйзрахманов әлеге коллективның чакырылган дирижёрлары исемлегенә керде.

Ул илнең күренекле сәнгать эшлеклеләре белән беррәттән 14 тән 28 яшькә кадәрге яшь артистлар белән профессиональ тәҗрибә уртаклашачак. Эш оркестрның баш дирижёры – Россиянең атказанган артисты, профессор Дмитрий Дмитриенко җитәкчелегендә барачак. Оркестр солистлары буларак та чакырылганнар: Татарстанның Җыр һәм бию дәүләт ансамбле артисты Айгөл Сәмигуллина (курай) һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Рамазан Гыйниятов (гармун).

Шулай ук яшь музыкантлар: Анна Стүдёнова (Яр Чаллы филармониясенең Милли уен кораллары оркестры артисты), Арина Сафиуллина һәм Ярослав Карпунькин (И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары) каты конкурс сайлап алуын уңышлы узды. Алар Россия халыкларының Бөтенроссия яшьләр оркестры составында сәхнәгә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International