Инвалидлар атналыгы кысаларында «Мир» кинотеатрында «Кино – һәркемгә» социаль акциясе дәвам итә. Акция дәвамында тифлокомментарийлы һәм субтитрлы коммерциячел булмаган фильмнар күрсәтелә.
Акциянең максаты — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгатенә тарту, аларга кинотеатр шартларында үзләрен иркен тотып кино карау мөмкинлеге бирү.
“Мир” кинотеатрында Николай Лебедевның «Легенда №17» фильмын һәм Павел Пархоменконың “Гагарин” фильмын карарга мөмкин. Сеанслар сәгать 10да башлана.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне 10 декабрьдә “Гагарин” фильмын карарга һәм оештыручылар белән очрашырга чакырабыз.
Фильмнарны «Сизгер йөрәкләр» хәйрия фонды һәм ВОС мәдәни-спорт һәм тернәкләндерү комплексы (Мәскәү) биргән.
Мәгълүмат өчен телефоннар: Гөлүсә Закирова 89033438746
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте