11 февральдә 16:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясында «Дәвамлы агач тарих. Казанда Том Сойер Фестка 10 ел» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция шәһәрнең тарихи йөзен саклауга багышланган волонтерлар хәрәкәтенең ун еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый.
Вакытлы экспозиция хәрәкәтнең ун еллыгына багышланган. Ул волонтерлар көче белән партнерлар ярдәмендә инде 22 объектны яңарткан (18 торак йорт, 1 музей йорты, 1 музей беседкасы, 1 Идел дебаркадеры, плюс «Казан тәрәзәләзре» скверы булдырылган, Фукс бакчасында беседка торгызылган).
Күргәзмәдә «Том Сойер Фест - Казан» тарафыннан торгызылган һәм булдырылган объектларның фотосурәтләре белән танышырга мөмкин булачак. Волонтерлар эшләгән вакытта сакланган артефактларны карарга. Шулай ук безнең коллекциядәге йөзлекләр белән сокланырга.
Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, Совет һәм Россия архитекторы, Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы Фәридә Мөхәммәт кызы Зәбировага мемориаль такта ачылуга багышланган.