11 февральдә 15:00 сәгатьтә Казанның Маяковский урамы, 30/16 йорты фасадында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы иҗтимагый советы әгъзасы, совет һәм Россия архитекторы, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган архитекторы Фәридә Мөхәммәд кызы Забировага мемориаль такта ачылачак.
Мемориаль такта авторы — скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Андреевич Демченко.
Фәридә Мөхәммәд кызы Реставраторларның яңа буынын, үз шәһәрләрен яратып эшләүче кешеләрне тәрбияләү өчен күп эшләр башкарды. Ул әзерләгән һәм гамәлгә ашырган проектлар саны гаять зур, һәм алар барысы да үзләренең сыйфаты белән генә түгел, ә күңел салулары белән дә аерылып тора.
Фәридә Мөхәммәд кызы Казан Кремле буенча фәнни номинацияләр әзерләүдә актив катнашты, Болгар тарих-археология комплексының һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль кыйммәтен билгеләү буенча Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды галимнәре һәм белгечләре командасында эшләде. Нәтиҗәдә әлеге объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Казанда, Татарстанда һәм Россиядә шәһәрне саклау хәрәкәтен яңа дәрәҗәгә күтәрә алды.