2026 елның 3 февралендә күренекле балерина, педагог, балетмейстер, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Нинель Давыт кызы Йолтыеваның (1926-2014) тууына 100 ел тула.
Н.Д. Йолтыева истәлегенә 3 февральдә Казан хореография училищесында «Укытучыбыз һәм дустыбызны искә алабыз» дигән чара узачак. Очрашуда училище педагоглары, артистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак.
Йолтыева Нинель Даут кызы (1926-2014) – Россия Федерациясенең (1957), Башкортстан Республикасының (1995) һәм Татарстан Республикасының (1996) халык артисты. Ленинград хореография училищесын, Н.А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясенең балетмейстерлык бүлеген тәмамлый. 1941-46 елларда – Башкорт опера һәм балет театры солисты, 1946-66 елларда – М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры прима-балеринасы. Классик һәм милли репертуар балетларында берничә әйдәп баручы партияне башкарган: Сөембикә (Ф. Яруллинның «Шүрәле»), Аврора (П. Чайковскийның «Йокыга талган гүзәл»), Жизель (А. Аданның «Жизель»), Лауренсия (А. Крейнның «Лауренсия»), Китри (Л. Минкусның «Дон Кихот»), Никия (Л. Минкусның «Баядерка»), Зөһрә (Н. Җиһановның «Зөһрә») һәм башкалар. Чит илдә эшләгән: Каһирә балет труппасының баш балетмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе (1974-77, Мисыр); Т. Кареньо исемендәге Каракас театрының балетмейстеры һәм педагогы (1981-83, Венесуэла). Казан мәдәният һәм сәнгать институтының хореография кафедрасы мөдире булган, Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарган.