Кичә инвалидлар атналыгы кысаларында «Мир» кинотеатрында «Кино – һәркемгә» социаль акциясе башланды

2013 елның 6 декабре, җомга

Кичә, 5 декабрьдә Инвалидлар атналыгы кысаларында  «Мир» кинотеатрында «Кино – һәркемгә» социаль акциясе башланды. Акция дәвамында тифлокомментарийлы һәм субтитрлы коммерциячел булмаган фильмнар күрсәтелә.

Акциянең максаты  — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгатенә тарту, аларга кинотеатр шартларында үзләрен иркен тотып кино карау мөмкинлеге бирү.

Әлеге чара Николай Лебедевның «Легенда №17» фильмын күрсәтү белән ачылды.  

Бүген Павел Пархоменконың “Гагарин” фильмы күрсәтелде.

Фильмнарны «Сизгер йөрәкләр» хәйрия фонды һәм  ВОС мәдәни-спорт һәм тернәкләндерү  комплексы  (Мәскәү) биргән.

Мәгълүмат өчен телефоннар: Гөлүсә Закирова 89033438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International