ТР Милли китапханәсе 2026 елга Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен тәкъдим итте

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2026 елга Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен төзеде.

Календарь республика тарихындагы, аның сәяси, икътисадый, фәнни һәм мәдәни тормышындагы иң әһәмиятле истәлекле даталарны, шулай ук Татарстанның күренекле язучылары, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарын үз эченә ала.

Календарьдә 2026 елга юбилей даталары һәм вакыйгаларның хронологик исемлеге татар һәм рус телләрендә параллель рәвештә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International