«Экскурсия практика һәм метод буларак»: Казанда ачык дискуссия һәм махсуслаштырылган журнал презентациясе узачак

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музеенда шәһәр экскурсияләре практикасына багышланган «Фольклор и антропология города» журналының махсус санын тәкъдим итәчәкләр һәм Казан экскурсияләре «проектлаучылары» белән ачык дискуссия узачак.

2025 ел ахырында экскурсия эшчәнлегенең төрле теоретик һәм гамәли аспектларын: шәһәр медиациясе методологиясеннән алып экскурсоводларның мирассы саклау һәм популярлаштырудагы роленә кадәр фикер алышуга багышланган «Фольклор и антропология города» фәнни журналының махсус саны чыкты.

Шәһәрне, мәдәни ландшафтны, араны үзләштерү практикасын һәм мобильлекне өйрәнү белән бәйле заманча социаль фәннәрдә экскурсияләр тикшеренүчеләрнең барган саен зуррак кызыксынуын уята башлады – анализ объекты буларак та, аналитик коралларның берсе буларак та. «Озатылган йөреш» (экскурсияләр институциональләштерелгән һәм кодлаштырылган мәгълүмат тупланмасын күрсәтү ысулы дигән ныклы карашлар белән беррәттән) уртак тикшеренү һәм белем җитештерү ысулына әверелә, анда гид һәм экскурсант еш кына урыннары белән алышына.

Презентация һәм ачык дискуссия барышында без экскурсия практикасының заманча шәһәр һәм музей шартларында процессның барлык катнашучылары: экскурсоводлар һәм экскурсантлар гына түгел, ә шәһәр тикшеренүчеләре, администрация һәм бизнес вәкилләре, мәдәният өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре һәм барлык кызыксынучы затлар күзлегеннән ничек үзгәрүен фикер алышырга тәкъдим итәбез.

Дискуссия модераторы – Дарья Радченко, мәдәният фәннәре кандидаты, РАНХиГС өлкән фәнни хезмәткәре

Үткәрү урыны – Татарстан Республикасы Милли музее, Кремль, 2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International