Яшь рәссамнарның беренче «Дөнья картинасы» конкурсы кысаларында оештыручылар тарафыннан 65 илдән рәссамнардан 1447 оригиналь эш алынган. Беренче конкурсның 14 финалистын бүләкләү тантанасы 15 июньдә Калининградта «Кантата»V Халыкара классик музыка фестивале кысаларында узды. Конкурс финалистлары экспозициясе Третьяков галереясе филиалында бер ай дәвамында – 2025 елның 12 июненнән 12 июленә кадәр тәкъдим ителде. Бу чорда күргәзмәгә 50 меңнән артык кеше килгән.
Гаризалар 2025 елның 8 октябреннән 2026 елның 2 февраленә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә https://kartinamira.art/. Финалистларны бүләкләү һәм җиңүче эшләрнең йомгаклау күргәзмәсен ачу 2026 елның июнендә Самарадагы Третьяков галереясе филиалында узачак. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.