2 декабрьдә Грузия башкаласында XIV Тбилиси Халыкара кинофестивале ачылды. Татарстаннан әлеге фестивальдә Казан мөселман кинофестивале арт-директоры Альбина Нәфыйгова катнаша.
Кинофестивальнең жюри рәисе – мәшһүр америкалы режиссер Майкл Хоффман. Аның Лев Толстой турындагы «Соңгы тукталыш» фильмын күрсәтү белән кинофестиваль тәмамланачак.
Җиңүчеләрне 7 декабрьдә игълан итәчәкләр.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальгә бирелгән эшләр ике номинациядә – «Иң яхшы фильм» һәм «Иң яхшы режиссер» номинацияләрендә бәяләнәчәк, ике төп бүләк тә шул рәвешчә икәү – иң яхшы фильм өчен «Алтын Прометей» һәм иң яхшы режиссура өчен «Көмеш Прометей» булачак.
Кинофестиваль 8 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте