Инвалидлар атналыгы кысаларында «Мир» кинотеатрында «Кино – һәркемгә» социаль акциясе башлана

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

5 декабрьдә сәгать унда  Инвалидлар атналыгы кысаларында  «Мир» кинотеатрында «Кино – һәркемгә» социаль акциясе башлана.

Аның максаты  — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгатенә тарту, аларга кинотеатр шартларында үзләрен иркен тотып кино карау мөмкинлеге бирү.

 5, 6, 9, 10 декабрьдә сәгать унда  тифлокомментарийлы һәм субтитрлы коммерциячел булмаган фильмнар күрсәтеләчәк.

Әлеге чара Николай Лебедевның «Легенда №17» фильмын күрсәтү белән ачылачак.  Фильмнарны «Сизгер йөрәкләр» хәйрия фонды һәм  ВОС мәдәни-спорт һәм тернәкләндерү  комплексы  (Мәскәү) биргән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International