2 декабрьдә Г.Камала исемендәге театр бинасында XIII «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестивален йомгаклау тантанасы булды.
Җиңүчеләрне ТР Мәдәният министрлыгының идарәчесе Кадрия Идрисова, жюри рәисе Әзһәр Шакиров, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бүләкләде. Гран-прига лаек булган коллективка – Арча мәдәният йорты халык театрына 1000000 сумлык сертификатны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова тапшырды.
Кичәнең тантаналы өлешеннән соң, җиңүче коллектив Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хехмәте