Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Г.Камал театры белән бергәләп «Идел йорт» фестивалендә катнашкан халык театрлары режиссерлары өчен 2 декабрьдә семинар уздырды.
Анда Арча, Бөгелмә, Баулы, Теләче, Әлмәт, Мамадыш, Тукай, Яңа Чишмә, Буа, Лениногорск, Балтач, Мөслим районнары, Башкортостан Республикасы, Самара һәм Әстерхан өлкәләре халык театрларының режиссерлары катнашты.
Фестиваль йомгаклары һәм 2014 елда Мәдәният елында уздырылачак киләсе фестивальнең бурычлары турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшләр идарәчесе Кадрия Идрисова, жюри рәисе, татар халкының яраткан артисты Әзһәр Шакиров, жюри әгъзалары – артист Гөлсем Исәнгулова, Казан яшь тамашачы театрының рәссам-сәхнәгә куючысы Сәйдәш Мөхәммәтшин, галим Гали Арсланов һәм фестивальнең координаторы Камил Саттаров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте