«Һөнәр+» V халыкара татар режиссурасы фестиваленең режиссерлык лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре махсус рәвештә Ирландия, Эстония һәм Россиянең хәзерге заман драматурглары әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттеләр.
Пьесаларны Эльвира Һадиева һәм Резеда Гобәева тәрҗемә итте.
Лабораториядә сәхнәгә кую өчен 4 пьеса: Ярослава Пулиновичның (Россия) «Жанна», Анна Батуринаның (Россия) «Шарур»кафесы», Андрус Кивиряхкның (Эстония) «Эстонча күмү йоласы» һәм Брайен Фрилның (Ирландия) «Тәрҗемә кирәк» әсәрләре сайлап алынган.
«Һөнәр+» спектакльләре Камал театры, Казан Яшь тамашачы театры, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты һәм Тинчурин театрында узачак.
8 9274 40 70 70.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте