Мирсәет Яруллинның тууына 75 ел тулуга багышланган кичә Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда узачак

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

6 декабрьдә 18 сәгать 30 минутта Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасының Халык артисты, Россиянең, Татарстанның һәм Каракалпакстанның  Атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет  Яруллинның  тууына  75 ел тулуга багышланган кичә узачак.  

Концертта Татарстанның мәшһүр коллективлары һәм солистлары  – Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры,  Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры, Виталий Харисов җитәкчелегендәге «Маятник» заманча музыка ансамбле, Зилә Сөнгатуллина,  Шамил Монасыйпов, Айрат Имашев, Идрис Газиев, Гөлнара Рәхимова катнаша.

 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International