II Казан халыкара басма графика күргәзмәсе (биеннале) ТР ДССМ хәзерге заман сәнгате галереясендә уза

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә 16 сәгатьтә ТР ДССМ хәзерге заман сәнгате галереясендә II Казан  халыкара басма графика күргәзмәсе (биеннале) ачыла.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее, Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗат берлеге, «Графком» формаль булмаган  иҗат берләшмәсе.  

Биеннале – ике елга бер уздырыла торган күргәзмә. I Казан басма графика күргәзмәсе  2011 елда уздырылды һәм Казанда, Татарстанда графика сәнгатен үстерүгә чын-чынлап зур этәргеч бирде.  

II биеннале  экспозициясендә  Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән 70 рәссамның эше куелган.

II Казан басма графика күргәзмәсе  Казанда 1920 елларда эшләгән графика осталарын берләштергән «Җайдак» коллективы истәлегенә багышлана. Биеннале дипломнарының берсен оештыручылар шулай ук әлеге исем белән атарга карар кылганнар. Әлеге диплом республикада графика сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән график рәссамнарга тапшырылачак.  

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 3 декабрьдә 15 сәгатьтә күргәзмәгә багышланган матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International