«La Primavera» Казан камера оркестры кышны гастрольләрен башлап җибәреп каршы ала

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдә Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге коллектив музыкантлары ел саен уздырыла торган «Декабрьдә музыка кичәләре» дигән фестивальдә катнашу өчен  Саров шәһәренә (Түбән Новгород өлкәсе) китте. Алар бу фестивальдә өченче тапкыр катнашалар инде. 2 декабрь көнне кич белән «La Primavera» тамашачыларга «Таныш булыгыз: кончерто-гроссо» программасын тәкъдим итәчәк, анда  И.С.Бахның III Бранденбург концерты, Э. Блохның I кончерто-гроссосы, К. Дженкинсның  кыллы оркестр өчен  «Палладио» кончерто гроссосы һәм А. Пьяццолланың «Буэнос-Айреста елның дүрт фасылы» яңгыраячак.

Саровтан соң музыкантлар 4 декабрьдә Россиянең халык артисты  Ирина Бочкованың юбилей кичәсендә катнашу өчен Мәскәүгә китәчәкләр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International