Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музееның ресурслар үзәгендә «Кышкы сарайда костюмлы бал. Санкт-Петербург, 1903» фотокүргәзмәсе ачыла

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

6 декабрьдә 17 сәгатьтә ТР ДССМ ресурслар үзәгендә «Мәскәүнең фотография йорты» музее / Мультимедиа Арт музей, Мәскәү «Кышкы сарайда костюмлы бал. Санкт-Петербург, 1903» фотокүргәзмәсен тәкъдим итә. Ул Рус дәүләтенең атаклы кешеләре XVII гасырда патша Алексей Михайлович заманындагы  костюмнар киеп уздырган балга 110 ел тулуга багышланган.

1903 елның 11февралендә кичәсе, ә   13 февральдә — бал үзе уздырыла. Бу – император идарәсендәге Россиянең соңгы балы була. Хәзергә кадәр шартлы рәвештә «1903 ел балы» дип аталган әлеге бәйрәм тәхеттә Романовлар нәселеннән соңгы император утырган чорда гаять зур тантана була.  Балда һәр катнашучы  үзенә билгеле бер костюм сайлап алып, үзенә бер образ тудыра. Костюмнар  XVII гасырдагы киемнәрне төгәл кабатлап тегелә. Аларга махсус эскизларны рәссам Сергей Соломко ясый.  

Александра Федоровна боерыгы белән, 11 һәм 13 февральдәге балларда катнашучыларны иң яхшы фотографлар — Ф. Боассон, Ф. Эгглер, Л.Левицкий, Д.Асикритов, В. Ясвоин, Ренц, Ф. Шрадер һ.б. — аерым-аерым да, төркемләп тә рәсемгә төшерәләр.

 (843) 236-69-31, (843) 236-18-65, kazfineartmus@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International