Россиядә Мәдәният елы игълан ителәчәк

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

2 декабрьдә Санкт-Петербургта II халыкара мәдәният форумы башланды. Аның төп темасы – Россиядә Мәдәният елын уздыру. Бу чарага Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чакырулы.

Форум секцияләре мәдәни эшчәнлекнең төп юнәлешләрендә оештырылган:  театр, цирк һәм  музыка сәнгате, кино һәм әдәбият, заманча сәнгать, традицион мәдәният һәм халык иҗаты, музей-күргәзмә һәм китапханә эшчәнлеге, мәдәният өлкәсендәге сәясәт һәм сәнгать белеме бирү.

Форум 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International