Светлана Смирнова Татарстан Халыклар Ассамблеясендә булды

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 ноябрьдә Россия Халыклар ассамблеясе рәисе, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, сәясәт фәннәре докторы, ПАСЕ әгъзасы Светлана Смирнова Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе йортында булды һәм милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән әңгәмә корды.  Очрашуда шулай ук Россия Чит илләр эшләре министрлыгының дөнья икътисады кафедрасы мөдире, Россия Халыклар ассамблеясе рәисе урынбасары Владимир Мантусов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте шурасы Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры  Ирек Шәрипов һ.б. катнашты.

Очрашу барышында бик күп кызыклы фикерләр һәм эшлекле киңәшләр яңгырады. Светлана Смирнова аларны Ассамблея эшендә кулланырга вәгъдә бирде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International