2 декабрьдә 19 сәгатьтә театр коллективларының “Идел йорт” фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак. Бүләкләү тантанасыннан соң, фестивальнең төп бүләгенә лаек булган Арча район мәдәният йорты халык театры Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтәчәк. Режиссеры – Рафис Сәлахетдинов.
264-73-98 телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте