Тукай премиясе лауреаты, танылган шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның каберенә таш куелды

2013 елның 29 ноябре, җомга

Тукай премиясе лауреаты, танылган шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның каберенә таш куелды.

Мәрасимдә Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, драматург Рафис Корбан, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Мәдәни Җомга" газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Чын Мирас" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов Роберт абый белән бәйле истәлекләрен сөйләде. Шагыйрьнең рухына Коръән укылды.

Мәрасимдә шулай ук, Г.Камал ис. ТДАТ директоры Илфир Якупов, ТР Язучылар берлегенең Тукай клубы директоры Илгизәр Исламов, актер һәм режиссер Гафур Каюмов, язучылар һәм шагыйрьләр Рәфикъ Юныс, Вакыйф Нуриев, Данил Салихов, Хөсәен Вәлиәхмәтов, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, Ихтыяр Газизов, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

Роберт Әхмәтҗанов каберенә чәчәкләр куелгач, язучылар Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәтнең каберен зыярат итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International