«Әкият» курчак театры «Кызыл калфак» хәйрия спектакле күрсәтәчәк

2013 елның 29 ноябре, җомга

15 декабрьдә 15 сәгатьтә  «Әкият» курчак театры инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия спектакле күрсәтәчәк. Балаларга театрның иң яхшы эшләреннән берсе –   Ш.Перроның «Кызыл Калфак»   спектаклен уйнаячак. 

Иҗтимагый-хәйрия оешмалары соравы буенча спектакльне 200 дән артык бала карый алачак.

Хәйрия спектакле «2012 ел хәйриячесе» республика конкурсында  җиңеп чыккан «Әкият»  театрының  тагын бер күркәм гамәле булып тора.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International