Татарстанда республика һәм муниципаль китапханәләр җитәкчеләре өчен семинар узды

2013 елның 29 ноябре, җомга

25 - 27 ноябрьдә «Сосновый бор» шифаханәсендә Татарстанда  республика һәм  муниципаль китапханәләр җитәкчеләре өчен семинар  узды.

 Семинарда катнашучылар «Югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк» темасына фикер алыштылар.Мәгълүмати технологияләр үзәгендә  китапханәләрне информатизацияләү эше барышына йомгак ясалды һәм презентацияләр уздырылды.  Китапханәләр җитәкчеләре шушында ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очрашты, анда китапханәчеләр ирешелгән уңышлары турында сөйләделәр, һәр китапханә өчен актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.

Чараның төп программасында «Оешмадагы үзгәрешләргә идарә итү» дигән темага өч көнлек семинар һәм «Заманча китапханәләрне үстерүдә яңа стратегик юнәлешләр эшләү» темасына тренинг уздыру каралган иде. 

Семинарның соңгы көнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәре китапханәчеләрне «Экстремистлык әдәбияты теркәлгән федераль исемлек белән эшләү» белән таныштырды.

Чара «Татарстан Республикасында 2009 – 2014 елларга һәм киләчәктә 2020 елга кадәр китапханә эшен үстерү» озак вакытка исәпләнгән республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган иде.

Мәгълүмат өчен: 238-79-02.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International