Казанда башкорт шагыйре Мостай Кәримне әдәби митинг-концертта искә алдылар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Казанда Башкортстанның халык шагыйре, язучы-фронтовик Мостай Кәримнең туган көненә багышланган «Мостай Кәрим: сугышчы, шагыйрь, гражданин» дигән әдәби митинг-концерт узды.

Быел бәйрәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд грант ярдәме белән узды һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Мостай Кәрим исемендәге сквердагы шагыйрь һәйкәле янында бөек башкорт шагыйре, язучысы, драматургы, публицисты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә сугышчан һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, йөзъеллыкның күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 106 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдылар.

Тантаналы митинг азагында катнашучылар Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International