Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекториенең 80 еллык юбилее затлы музыка, истәлекләр белән бүлешү, ихлас теләкләр форматында узды.
Истәлекләр чыннан да шактый иде. Коллектив төрле чорларны узган, төрле үзгәрешләр кичергән. Биредә музыка сәнгатенә саллы өлеш керткән шәхесләр эшләгән. Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулова, Камил Басыйров, Галина Петрусева, Гөлчәчәк Исламова, Луиза Хангильдина, Әлфия Заһидуллина, Рәүф Аббасов, Әлфия Галимова, Гали Ильясов, Галина Ластовка, Клара Хәйретдинова, Рөстәм Маликов, Наилә Сәгыйрова, Мәрьям Сәлимова – болар аларның кайберләре генә.
Иҗатлары лекторий белән бәйле шәхесләр, сәхнә ветераннары залда да, сәхнәгә чыгып котлаучылар рәтендә дә шактый иде. Шундыйдардан “Тәфтиләү”е белән тетрәндергән Рөстәм Абязовның, баянчы Нәҗип Бәдретдиновның, нәфис сүз осталары Маргарита Спецлоз һәм Тәлгать Йосыповның чыгышлары юбилей концертының матур бизәкләре булдылар.
Коллективның горурлыгы – аның “аяклы энциклопедия”се, лекторийда 40 ел иҗат иткән җырчы, ә бүген инде шагыйрь буларак та танылган Георгий Ибушевы да бар. Ул “Шахта”ны башкарып җанны айкады.
Бүген әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Владимир Васильев. Аның җитәкчелегендәге коллектив зур сәхнәләрдә дә, гастрольләргә йөреп тә мәгърифәт эшчәнлеге алып бара. Владимир Васильев сезон яңалыклары белән дә уртаклашты: “Әдәби-музыкаль лекторий тамашачыга 10 абонемент тәкъдим итә, бу төрле жанрдагы 30 концерт программасы дигән сүз”, – диде ул.
Әдәби-музыкаль лекторийны күркәм юбилее белән Татар дәүләт филармониясенең барлык коллективлары да котлады. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исә, коллективта буыннар алмашына ишарә ясап, хәзер инде Заһит Хәбибуллин, Айрат Арсланов кебек олпатларның эшләрен лаеклы алмаш дәвам итүен искәртте һәм солист Дмитрий Босовка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесен, җырчы Сергей Беляковка һәм лектор-музыка белгече Мария Черныхка – Мактау кәгазьләрен тапшырды.