«Һөнәр+» фестивалендә Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссерлык лабораториясе узачак

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

16 - 22 декабрьдә Казанда «Һөнәр V халыкара яшь татар  режиссурасы фестивале узачак. Быелгы фестивальдә Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссерлык лабораториясе оештырылачак.  

Режиссерлык лабораториясесәхнә материалы белән эшләүнең аерым бер төре. Режиссерлар пьеса текстын билгеле бер вакыт эчендә тикшереп, фикер алышып, спектакль эскизын, якынча караламасын эшлиләр. «Һөнәр+» режиссерлык лабораториясе бер атна дәвам итәчәк. Анда бары читтән чакырылган  режиссерлар –  Дамир Сәлимҗанов, Радион Букаев, Денис Хөснияров һәм Александр Огарев катнашачак.

Лабораторияне Камал театры уздыра. Театр труппасын  4 төркемгә бүлеп, гадәттә айлар буена дәвам иткән эшне  режиссерлар 7 көн эчендә башкарачаклар.  Алар хәзерге заман авторларының 4 пьесасы буенча 4 эскиз эшләп, тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр. Эскизларның кайсысына «спектакль булганчы үсәргә», кайсысына – шулай эскиз булып кына яшәргә, ә кайсысына – «сәхнәгә юлны онытырга» кирәклекне нәкъ менә тамашачы хәл итәчәк. Һәр эшне тикшерүдә һәм тавыш бирүдә дә тамашачылар катнашачак. 

Тамашаларны әзерләү һәм эскизларны уйнау  өчен Камал театры заллары гына түгел, бәлки фойе, чишенү бүлмәсе, репетицияләр бүлмәләре һәм башка биналар файдаланылачак. Яңа текстлар, яңа режиссерлар һәм яңа мәйданчыклар – барысы да театр өлкәсендә әзер өлгеләрне «санламау»га юнәлтелгән.

Фестивальдә  Чаллы, Түбән Кама,  Казан, Уфа, Күкчәтау (Казахстан) шәһәрләреннән яшь режиссерлар катнашачак. «Һөнәр+» афишасында барлыгы  татар һәм рус телләрендә 13 спектакль һәм  5 эскиз күрсәтелгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International