2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант»X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.
10 ел инде планета буйлап зур этнографик диктант бара.
Ел саен, Халыклар бердәмлеге көнендә, Россия һәм чит ил халкы «Зур этнографик диктант»халыкара агарту акциясендә катнаша. Проект катнашучыларны Россия халыклары мәдәнияте белән таныштыра һәм этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
2024 елда диктантны дөньяның 170 дәүләтеннән 3 574 000 кеше язган.
Һәркемнең проект тарихының бер өлеше булу мөмкинлеге бар — диктант өчен үз соравын тәкъдим итү. Моны 16 октябрьгә кадәр милли сәясәт порталында эшләргә мөмкин.