«Өченче буын университеты» студентлары Чистай шәһәре музейларында булды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

2013 елның 26 ноябрендә Чистайда «Өченче буын университеты»ның «Туган як тарихы» исемле  факультеты эшли башлады. Укуларны Чистай шәһәренең музейлар берләшмәсе алып бара. Проект Россия Пенсия фондының һәм Пенсионерлар берлегенең Чистай шәһәрендәге бүлекчәләре тарафыннан музей берләшмәләре белән берлектә Чистай шәһәре тарихы буенча мәгариф программасын гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.

Татарстан Республикасында 2007 елда эшли башлаган «Өченче буын университеты» проекты өлкән буын вәкилләре арасында зур кызыксыну уятты. Әлеге проектта катнашу лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге кешеләргә иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

«Туган як тарихы» факультеты студентлары белән беренче очрашу Өяз шәһәре музеенда узды. Беренче дәрестә «Чистай өяз шәһәре: чор һәм шәхесләр» дигән темага интерактив экскурсия булды.

Факультет студентлары өчен дәресләр атнага өч тапкыр (сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе) Чистай шәһәренең музейларында булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International