8-12 ноябрьдә Төркиядә ТЮРКСОЙның «Төрки дөньяның мәдәни мирасы һәм музейлар» дигән халыкара форум узды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

8-12 ноябрьдә Төркиядә ТЮРКСОЙ әгъзасы булган илләрнең I Халыкара музей форумы булып узды. Татарстан Республикасыннан анда Татарстан Республикасы Милли музее директоры урынбасары Светлана Измайлова катнашты.

Форум 8 ноябрьдә Бурсадагы «Ордекли Хамам» мәдәни үзәгендә ачылды.  

Форум утырышларында катнашучылар төрки илләр һәм төрки дөнья төбәкләрендә музей эше үсеше турында сөйләделәр, зур музейларның казанышларын һәм коллекцияләрен күрсәттеләр, киләчәктә хезмәттәшлек юллары турында фикер алыштылар.

Форум программасында Госманлы дәүләтенең беренче башкаласы булган Бурса шәһәре музейлары, истәлекле урыннары белән танышу да каралган иде.  Бурсаның шәһәр музее, «Меринос» тукучылык сәнәгате музее, Энергетика музее, «Карагёз» шәүлә театры музее  төрле илләрдән килгән музей хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уятты.  

11-12 ноябрьдә Халыкара форум Истанбулда дәвам итте. Долмабахча сарае музееның күргәзмәләр залында оештырылган «Истанбул музейлары» темасына түгәрәк өстәлдә төрки дөньяның иң зур музейлары вәкилләре катнашты. Төркиянең музей эше өлкәсендәге зур белгечләре илдә бу юнәлештәге казанышлар турында сөйләделәр.

Форумның йомгаклау өлешендә Декларация кабул ителде. Анда күпьяклы багланышларны киңәйтү, мәгълүмат, тәҗрибә, музей белгечләре алмашу, уртак чаралар уздыру, күргәзмәләр оештыруга ярдәм итү максатларында ТЮРКСОЙ илләре музейлар ассоциациясен төзү турында килешенде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International