Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында пианистка Дарья Работкина концерты узачак

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

28 ноябрьдә  18 сәгать 30 минутта С.Сәйдәшев исемендәге  Дәүләт зур концерт залында  Казан консерваториясенең махсус урта музыка мәктәбен тәмамлап, хәзер АКШта  яшәп иҗат итүче пианистка Дарья Работкина концерты узачак.

Казанда белем алу белән бергә Дарья Нью-Йоркның Маннес-колледжында да укыган.

Концертта Төньяк Америка һәм Россиянең ХХ һәм ХХI гасыр композиторлары әсәрләре яңгыраячак.  

Ялгыз чыгышларыннан тыш, пианистка дөньяның мәшһүр оркестрлары, шул исәптән Валерий Гергиев, Владимир Фельцман, Майкл Тилсон Томас һәм башка дирижерлар җитәкчелегендәге оркестрларга кушылып та уйный.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International