27 ноябрьдә 18 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Дж.Вердиның Реквиемы яңгыраячак. Ул Россия Федерациясенең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулуга (1913-1986) багышлана. Әсәрне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры оркестры һәм хоры башкарачак. Хормейстер Любовь Дразнина, дирижер — Марко Боэми (Италия). Солистлар — Оксана Крамарева (Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли операсы), Надя Стоянова (Молдова Республикасының Милли опера һәм балет театры), Әхмәт Агади (Мария театры) һәм Михаил Казаков (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры; Россиянең Зур театры).
Н.К.Даутов иҗаты – Россия һәм Татарстан музыка мәдәниятенең иң гүзәл сәхифәләреннән берсе. Нияз Курамша улы тарихка күренекле опера җырчысы, режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак кереп калды. Аның эшчәнлегенең һәрбер тармагы үзе аерым бер игътибарга һәм осталык өлгесе буларак саналырга лаек.
Үз гомере эчендә Нияз Даутов 2000 нән артык тапкыр сәхнәгә чыга, күп кенә опера спектакльләрендә төп рольләрне башкара. 1944 елда экраннарга чыккан «Сильва» кинофильмында Эдвин кенәз ролен башкаруы Н. Даутовка бөтенсоюз күләмендә мәшһүрлек китерә. Режиссер буларак Нияз Даутов Россиянең төрле театрларында 80гә якын спектакль сәхнәгә куя. 1956—1960, соңрак 1975—1986 елларда Нияз Даутов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш режиссеры була. Шушы ук елларда ул Казан консерваториясендә дә укыта.
press@kazan-opera.ru электрон почтасына язып яисә 8 950 320 8866 (Елена Остроумова) телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте