Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбендә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының башкару осталыгына «МАЭСТРО» III ачык республика конкурс-фестивале узды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбендә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының башкару осталыгына «МАЭСТРО» III ачык республика конкурс-фестивале узды.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге гамәлгә куйган.

Конкурсның максаты – укытучыларның методик әзерлеге төре буларак башкару практикасын үстерү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, шулай ук классик һәм заманча музыканы пропагандалау.  

Конкурс-фестивальдә Казан, Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама Чистай, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш шәһәрләреннән, Аксубай,  Алабуга, Югары Ослан, Әгерҗе, Кукмара,Чирмешән, Балтач, Кама Аланы,  Вятка Аланы (Киров өлкәсе) торак пунктларыннан 40 солист, 13 коллектив катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә узды:

- уен коралларында ялгыз  башкару (академик, эстрада-джаз);

- фортепиано ансамбле;

- вокаль ансамбль;

-  ялгыз җырлау (академик, эстрада-джаз).

         Катнашучыларның осталыгын мәртәбәле жюри бәяләде. Конкурста җиңүчеләр игълан ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International