ТР Халыклар дуслыгы йортында Германия делегатлары, Татарстан халыклары ассамблеясенең һәм Халыклар дуслыгы йортының яшьләр бүлеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

25 ноябрьдә ТР Халыклар дуслыгы йортында Германия делегатлары, Татарстан халыклары ассамблеясенең һәм Халыклар дуслыгы йортының яшьләр бүлеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.

Очрашу «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» дигән Беренче Милләтара яшьләр форумына йомгак ясауга багышланган иде. Биредә Германия делегациясе үз радиосы эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Ике сәгать дәвамында фикер алышканнан соң, форумда катнашучылар уртак проект булдыру турында килеште. Интернет челтәрендә әлеге темага багышланган аерым мәйданчык булдырып, анда фикерләр һәм планнар белән уртаклашу, аларны тормышка ашыру турында сөйләште.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International