2013 елның 25 ноябрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Казан халык сәнгати кәсепчелеге техникумы оешуга 50 ел тулуга багышланган «Бердәм мәдәни-мәгърифәти киңлектә халыкның сәнгати кәсепчелеген саклап калу һәм үстерү» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференцияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан халык сәнгати кәсепчелек техникумы оештырды.
Конференция эшендә түбәндәге шәрәфле кунаклар катнашты:
- «Россиянең халык сәнгати кәсепчелеге» ассоциациясе идарә рәисе Геннадий Александрович Дрожжин;
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Рәшит улы Йосыпов;
- М. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты деканы Гүзәлия Илгиз кызы Фазылҗанова;
- Халыкның сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры, ТР һөнәрчелек палатасы рәисе Нури Әмди улы Мостафаев;
- Ислам Республикасы Генераль консуллыгының мәдәният буенча атташесы Сәет Мәҗит Шәфәи.
Конференция барышында халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде, челтәр бәйләү, керамика, агачтан бизәкләр ясау, күн мозаикасы буенча осталык дәресләре булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте